Аның белән хушлашырга Чаллы җитәкчелеге дә килде.
24 августта Мәскәүдә «КАМАЗ» заводының беренче генераль директоры Лев Васильев белән хушлашу мәрасиме булды. Легендар җитәкчене соңгы юлга озатырга күп кеше килде: туганнары, дуслары, аны хөрмәт иткән илкүләмендәге җитәкчеләр. Чаллыдан мэр Наил Мәһдиев, “КАМАЗ” АҖ генераль директоры Сергей Когогин, РФ Дәүләт думасы депутаты Әлфия Когогина да бар иде.
Мәрхүмне Мәскәүнең Троекуровский зиратында җирләделәр.
Исегезгә төшерәбез, Лев Васильев 99 яшендә 21 август төнендә вафат булды. Аның тормыш юлы турында тулырак монда язылган.
Нет комментариев