Канализация коеларын тикшерәләр
«Күңелсезлекләр беркемгә дә кирәкми»
Чаллыда су, канализация коеларын тикшерү дәвам итә. Шәһәрдә барлыгы 58 508 кое бар. Атна дәвамында аларның 13 355 берәмлеген тикшергәннәр. 45 коены төзекләндерергә туры килгән. Барлык коены да тикшереп бетергәнче ревизия дәвам итәчәк.
«Үзенең хуҗалыгы нинди дәрәҗәдә икәнен һәркем белеп торырга тиеш. Татарстанда, Чаллыда да булган бәхетсезлек очракларыннан соң без шәһәрдә коеларны тикшерүне оештырдык. Аеруча кеше күп йөргән урыннарда, транспорт күп булган җирләрдә игътибарлы булу сорала. Бу эшкә керешкәч, шәһәрдәшләр социаль челтәрләрдә яки шалтыратып проблемалы урыннар турында хәбәр итә башладылар. Моны бүләк кебек кабул итәргә кирәк. Алар вакытында адресын күрсәтеп, фотолар җибәрәләр. Рәхмәт аларга. Ревизия дәвам итәчәк, күңелсезлекләр беркемгә дә кирәкми », - дип белдерде шәһәр мэры Наил Мәһдиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев