Кәнфит ашау правасыз калдырырга мөмкин
Яңалыклар тасмасы

Кәнфит ашау правасыз калдырырга мөмкин

Белә идегезме?

Кайбер азык-төлек организмда алкоголь күләмен вакытлыча арттырырга мөмкин икән.
Гамәлдәге кануннар буенча организмдагы алкогольнең чикләре түбәндәгечә:
– 1 литр канга  0,3 промилледән артмаска тиеш,
– Алкотестер кулланган очракта сулаган һавада: 0,16 мг/лдан артмау зарур.
Бу таләпләр бозылса 45 мең сум штраф һәм 1,5–2 елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү яный. 
Руль артына утырганчы боларны истә тотарга кирәк. 
Төмән өлкәсендә бер машина йөртүче ярты килограмм ликерлы конфет ашаганнан соң юлга чыккан. Юлда аны  ГАИ инспекторлары туктаткан. 
Прибор аның канында 0,37 миллиграмм алкоголь күрсәткән һәм шоферга исерек килеш руль артына утырган өчен штраф язып машинасын штрафстоянкага җибәргәннәр. Аны правасыннан мәхрүм иткәннәр. 
Татарстанда «Сәламәтлек технологиясе» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


ГАИ РТ алкогольле

Нет комментариев