Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Сәрия Нәбиуллина туган авылында артистлар җыя

«20 елдан артык бәйрәм узмаган аланда очрашачакбыз», - ди җырчы.

Шәһәрдәшебез, җырчы Сәрия Нәбиуллина туган ягы – Зәй районы Кәрәкәс авылында елдагыча бәйрәм үткәрергә әзерләнә. Анда быел Габидулла Хөрмәтуллин, Гөлдания Хәйруллина, Равил Галиев, Артур Салихов, Рөстәм Асадуллин, Айдар Рәкыйпов һәм Сәрия апаның остазы, музыкант Шмидт Сафиуллинның авылдашы Фәрит Мохтаров катнашачак.

 “Түгелмәсен әнкәйләрнең күз яше” дип аталган бу чарада махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм җыю да оештырыла. Маскировка челтәрләрен үрүчеләрне, актив ярдәм итүчеләрне бүләкләү дә планга кергән. Сәрия апа улы, тавыш режиссеры Илсур Нәбиуллин белән мондый бәйрәмнәрне инде 2018 елдан бирле оештыра, бары пандемия вакытында гына туктап торганнар.

 Концерт вакытында күмер белән самавырлар кайнатып, коймаклар пешереп, камыр ашлары белән сыйланалар икән.

«Авылдашлар бик нык ярдәм итә – быел да кем гөбәдия, кем чәк-чәк, кем тозлы кыяр алып киләсен бүлешеп куйганнар инде. Концертны бик матур - безнең балачакта Сабантуйлар уза торган аланда үткәрәбез. Анда инде 20 елдан артык бәйрәм узганы юк иде. Шул мәйданда үләнне дә чабып куйдылар, ут керттеләр, хәзерге вакытта зур сәхнә корып яталар. Улым Илсур әлегә Рөстәм Асадуллин белән Оренбург якларына гастрольгә чыгып китте. Шуннан туры Кәрәкәскә кайтачаклар, зур-зур аппаратураларын корачаклар», – дип уртаклашты Сәрия апа Нәбиуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев