Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кайнар су булмый

12 майдан Яр Чаллы җылылык челтәрләре предприятиесе торбаларны гидравлик сынау эшләрен башлый. Шул сәбәпле, май бәйрәмнәреннән соң Чаллыда кайнар су бирү туктатыла. ГЭС һәм Сидоровка бистәсендә яшәүчеләр уңайсызлыкларны әллә ни сизмәячәк, чөнки барлык йортларда һәм объектларда сынау эшләре 12 майдан 14енә кадәр генә булачак. ЗЯБ бистәсендә һәм Мәләкәс аръягының 21,...

12 майдан Яр Чаллы җылылык челтәрләре предприятиесе торбаларны гидравлик сынау эшләрен башлый. Шул сәбәпле, май бәйрәмнәреннән соң Чаллыда кайнар су бирү туктатыла. ГЭС һәм Сидоровка бистәсендә яшәүчеләр уңайсызлыкларны әллә ни сизмәячәк, чөнки барлык йортларда һәм объектларда сынау эшләре 12 майдан 14енә кадәр генә булачак. ЗЯБ бистәсендә һәм Мәләкәс аръягының 21, 25 һәм 26нчы микрорайоннарында торбаларны опрессовкалау 12 майдан 26сына кадәр сузылачак. Яңа шәһәрдә исә кайнар су ике атна булмаячак. Дөрес, суны берьюлы бөтен микрорайоннарда да туктатмаячаклар. Гадәттәгечә, торбаларны сынау һәм ремонт эшләре җәй буена дүрт этапта башкарыла.

Май аенда - 12, 31, 32, 35, 36, 37, 38, 39, 40, 42, 44, 60 һәм 62нче комплекслардагы барлык йортларда да кайнар су туктатылса, мондый уңайсызлык 13нче комплексның - 01, 03, 08, 08а, 09, 10, 13, 16, 41нче комплексның - 05, 06, 07, 08, 09, 10, 11, 11а һәм 11б, 43нче комплексның - 15, 18, 17а, 45нче комплексның 03, 08а йортларына гына кагыла.

47/31, 47/35, 47/36-1, 47/36-5, 47/36-6, 47/37 йортларында, 59нчы комплекс йортларында (59/01 йортыннан тыш), "Солнечный" микрорайонында һәм 32нче комплекс артындагы 1нче һәм 2нче йортларда да кайнар су ике атнага туктатыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев