Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Казан егетләре солисты Айсаф Хаҗиевтан карбыз үстерү серләре

«Карбызлар күренә башлагач, сабакта берне генә калдырып утарга кирәк», - ди җырчы.

Ул быел да мул итеп карбыз уңышы алырга исәпли. Инде орлыкларны да хәстәрли башлаган.  

 "Бер тапкыр кызык өчен генә утыртып караган идем, шуннан мавыгып киттем. Без авыл малайлары кайда буш урын бар, шунда борчак төртеп үстек. Быел инде профессиональ рәвештә интернеттан бөтен серләрен өйрәнеп эшкә керешәчәкмен. Үсентесен, гадәттәгечә, тәрәзә төбендә үстереп ачык грунтка утыртам. Карбызлар күренә башлагач, сабакта берне генә калдырып утарга кирәк. Алай карбызлар зуррак үсә. Үсентеләр чыккан саен аларны өзеп торасы була. Күп дигәндә ике штук калдырырга ярый. Тагын бер сере бар: сабакта, карбыздан соң, 2-3 яфрак калдырып өзеп торасы", - дип сөйләде җырчы.

Карбызларны һәм башка яшелчәләрне ул туган ягында Саба районы Юлбат авылында үстерәчәк. Үзләре шәһәрдә, гастрольләрдә булганда суны әнисе белән әтисе сибеп торачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев