Казанда бер ир-атны 5 баласын көчләүдә гаеплиләр
Аңа гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителү яный.
ТР Югары суды 45 яшьлек ир-атка карата җинаять эшен карауга кереште. Ул 5 баласына карата сексуаль характердагы гамәлләр кылуда гаепләнә. Тикшерү версиясе буенча, ир-ат дүрт кызын һәм улын 15 ел дәвамында үз фатирында көчли. Беренче җинаять вакытында балаларга 6 яшьтән 15 яшькә кадәр була.
Беренче суд утырышында гаепләү укылды. Әмма әти кеше гаебен танымады. Аның сүзләренчә, туганнары аның фатирын мирас итеп алырга тели, шуңа яла ягалар.
Зыян күргән кызларның күрсәтмәләреннән күренгәнчә, барлык балалар да үз әтиләре тарафыннан көчләүне яшергән. Җинаять факты очраклы рәвештә ачыкланган. Кызларның берсе кияүгә чыккач, иренә сөйләгән. Тегесе, үз чиратында, бу хәл турында шушы гаиләдән башка кызына өйләнгән дустына әйткән. Егетләр әтиләре янына барып, аңардан гаебен тану күрсәтмәләре алган. Шуннан соң полициягә мөрәҗәгать иткәннәр.
Мәгълүм булганча, хөкем ителүченең даими эш урыны булмаган һәм ул еш исерткеч эчемлекләр кулланган. Биш баланы әнисе тәрбияләп үстергән. Хатын-кыз судта булган хәлләр турында белмәве турында хәбәр итте. Җинаять эше берьюлы ике маддә буенча кузгатылды. Гаебе танылган очракта ир-атка гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителү яный.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев