Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Казанда дөньякүләм «Туган тел» җыены була

Анда меңгә якын кеше катнашыр дип көтелә.

15–17 апрельдә Казанда Бөтендөнья «Туган тел» җыены узачак. Анда 800 дән артык татар теле һәм әдәбияты укытучысы катнашыр дип көтелә. Әлеге атна чараларга бай булачак.
–  Татар теле һәм әдәбияты укытучысы белем биреп кенә калмый, аңа милли тормышны булдыру, милләт баласын тәрбияләү бурычы да куелган. Ләкин барлык эшне дә аларга гына  калдырырга ярамый. Милли мәктәп ул – фәннәрне ана телендә укыту. Бездә андый мәктәпләр бар. Аларның эшчәнлеге белән таныштырачакбыз. Укытучылар татар телен укытудагы яңа эш алымнарын күрсәтәчәк, – диде Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров җыенга багышланган матбугат очрашуында.
Данис Шакиров җыенның программасы белән дә таныштырды.
15 апрельдә җыен бөек татар шагыйрьләре Г. Тукай һәм М. Җәлил һәйкәлләренә чәчәкләр салу белән ачылачак. Әлеге шагыйрьләрнең музейларына экскурсияләр дә планлаштырыла. Татарстан Фәннәр академиясендә Г. Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган фәнни-методик семинар оештырылачак. «Корстон»да делегатлар «Татарча диктант» акциясендә катнашачак.  Анда укытучылар да диктант язачак. 
 16 апрельдә татар теле буенча узган XIII Халыкара олимпиада җиңүчеләрен бүләкләячәкләр. «Адымнар» мәктәбендә У. Гадҗибәковның «Аршин мал алан» спектакле күрсәтеләчәк. Анда мәктәп директоры укытучылар белән үзе дә уйнаячак. 
17 апрельдә исә дөньякүләм «Туган тел» җыенының утырышы узачак. Анда татар зыялыларын, дәреслек авторларын да чакырганнар. Татар телен өйрәнүдә яңача проектлар һәм алымнар күргәзмәсе дә эшләячәк. Самарадагы «Яктылык», Саратовтагы татар гимназиясе, Чуашстанның Тукай мәктәбе дә үз проектлары турында сөйләячәк.
Әлеге чарада Чаллыдан язучылар, укытучылар да катнаша.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Туган тел» җыены милләт укытучылар