Казанда газ шартлады: бер кеше үлде
Яңалыклар тасмасы

Казанда газ шартлады: бер кеше үлде

Фаҗига Авиатөзелеш районында булды.

Казанда күпфатирлы йортта газ шартлады. Татарстан прокуратурасы хәбәр итүенчә, Лукин урамы, 1 А йортының 7нче катындагы бер фатирда янгын чыгуы турында хәбәр килгәч, янгын сүндерүчеләр тиз арада 5 кв метрда янгынны сүндергәннәр. 

Фатирда ир-ат мәете табылган.

Урынга Авиатөзелеш районы прокуроры вазифаларын башкаручы Руслан Гусамов килгән. Янгын сәбәпләрен тикшерү эшләре башланган. 

Фото Татарстан прокуратурасыннан алынды.


янгын кеше үлеме

Нет комментариев