10 ай эчендә әлеге транспортта 21 миллионнан артык пассажир йөргән.
2025 елның 10 аенда Казан троллейбусларында 21 миллионнан артык кеше йөргән. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 4% ка күбрәк. Бу хакта «Метроэлектротранс» МУП на сылтама белән Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
10 ай эчендә трамвайлар 13 млн пассажир ташыган. Бу 2024 ел дәрәҗәсеннән 0,4% ка түбәнрәк.
Бүгенге көндә предприятие карамагында 107 вагонлы бер трамвай депосын һәм 185 транспорт берәмлеге булган ике троллейбус паркы бар. Казанда 240,5 км булган 9 трамвай маршруты һәм 267,9 км 11 троллейбус маршруты эшли.
Нет комментариев