Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Яңалыклар тасмасы

Казаннан Абхазиягә самолетлар оча башлый

Яңа рейс барлыкка килде.

Татарстан белән Абхазияне беренче тапкыр туры авиарейс тоташтырды. Nordwind Airlines авиакомпаниясе Казаннан Сухумга авиарейс ачты.
«Казан – Сухум рейсын ачу Казан аэропортының Идел буе һава хабы буларак стратегик үсешенең дәвамы булып тора. Безнең пассажирлар Кара диңгез яр буена гына түгел, Россиянең башка шәһәрләренә дә җиңел барып җитә ала», –  диде «Казан» аэропортының авиация маркетингы һәм авиация хезмәттәшлеге бүлеге башлыгы Екатерина Егорова рейсны ачу тантанасында.
Ул Казан – Сухум рейсы ял итүчеләр арасында популяр булачагына ышаныч белдерде.
Казан – Сухум маршруты буенча рейслар Airbus A321 самолетында атнага ике тапкыр:  сишәмбе һәм якшәмбе көннәрендә башкарылачак, очкыч 220 пассажирга исәпләгән. Очыш 3,5 сәгать чамасы дәвам итәчәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Казан аэропорты