Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

КДМЦның яңа җитәкчесе рәсми рәвештә эшли башлады

Медицина үзәгенең сайтында да аның белән таныштыралар.

Чаллының Кама балалар медицина үзәгендә җитәкчелек алышынуы турында моңарчы язган идек. Элекке баш табиб Марат Насыйбуллин үз теләге белән җитәкче вазыйфасыннан баш тартты. Аның карарын күбесе 78 пролицей укытучысының үлеме белән бәйләде. Исегезгә төшерәбез, бала тапканнан соң хәле начарланып, Алёна Мөхәммәтованың йөрәге тибүдән туктады. 

Марат Насыйбуллин хәзер КДМЦда хирург булып эшләячәк. 

Кама балалар медицина үзәгенең яңа җитәкчесе - Альберт Хәертдинов. Казаннан. Яңа Чишмә районында акушер-гинекология бүлеге мөдире булып эшләгән. Соңыннан 16 ел буе Казан хастаханәсендә акушер-гинеколог булып хезмәт куйган. ДРКБда да эшләгән. 2019 елдан КФУ медицина-санитар частенең акушерлык бүлеген җитәкләгән. 2021 елдан хирургия кафедрасында өлкән укытучы булып эшләгән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев