Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Кемнәрнең пенсиясе арта?

Моның өчен федераль бюджетта 85 млн сум акча каралган.

Агымдагы елның 1 апреленнән социаль пенсияләр 14,75 процентка индексацияләнер дип көтелә. Россия хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков әйтүенчә, моның өчен федераль бюджеттан 85 миллион сум акча бүлеп бирелә.  

«Социаль пенсияләр ел саен 1 апрельдән индексацияләнә. 2025 елда ул 14,75% тәшкил итәчәк. Дәүләт пенсияләре һәм социаль пенсияләрнең артуы 4,2 миллион кешегә керемен арттыру мөмкинлеге бирә», – ди ул. 

Шулай итеп, 1 апрельдән 3,5 миллион чамасы социаль пенсия алучының  һәм  700 меңгә якын дәүләт пенсиясе алучының (болар – Бөек Ватан сугышында катнашучылар, «Камалыштагы Ленинградта яшәүчегә», «Камалыштагы Севастопольдә яшәүчегә», «Камалыштагы Сталинградта яшәүчегә» билгеләре белән бүләкләнүчеләр, радиация яки техноген һәлакәтләр аркасында зыян күрүчеләр һ.б) пенсиясе артачак. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация