Хаҗ һәм гомрә вакытында flydubai авиакомпаниясе Казаннан һәм Махачкаладан Дубайга өстәмә рейслар ача.
Бу турыда Arabian Travel Market (ATM) күргәзмәсендә журналистларга flydubai компаниясенең коммерцияле операцияләр буенча өлкән вице-президенты Джейхун Эфенди сөйләде.
"Виза кирәк булмаганга, күпләр Дубайга килә һәм аннан соң сәяхәтен автобусларда дәвам итә. Бу уңайлырак вариант була", - дип аңлаткан flydubai компаниясенең өлкән вице-президенты.
Джейхун Эфенди очышлар расписаниесында өстәмә рейслар инде кертелгәнен әйтте.
Нет комментариев