Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Хаертынов: Битлекләрне күбрәк кеше киеп йөргән очракта гына сакланып була

Белгеч битлекләрнең һава-тамчы юлы белән тапшырыла торган инфекцияләрне профилактикалауның мөһим чарасы булуын әйтте.

 ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының йогышлы авырулар буенча баш белгече Халит Хаертынов грипп, ОРВИ һәм башка шундый авыруларга каршы көрәштә битлекләрне мөмкин кадәр күбрәк кеше киеп йөргән очракта гына сакланып була дип саный. Бу хакта ул туры элемтәдә сөйләде.

«Күпчелек очракта битлекләрне киеп йөрү авыру кешеләр өчен каралган, чөнки авырулар чирне башкаларга йоктыра һәм ютәл вакытында тарата ала. Икенче яктан, сәламәт кешеләргә дә битлекне кию комачау итмәячәк, чөнки авыру таратучы тамчылар сәламәт кешенең йөзенә эләгергә мөмкин», — диде ул.

Хаертынов бер тапкыр кулланыла торган медицина битлеген ике-өч сәгатьтән дә артык киеп йөрергә ярамаганлыгын да өстәп әйтте. «Шуннан соң аны ташларга кирәк, кабаттан кулланырга кирәкми», — диде ул.

Хаертынов бер тапкыр кулланыла торган медицина битлеген ике-өч сәгатьтән дә артык киеп йөрергә ярамаганлыгын да өстәп әйтте. «Шуннан соң аны ташларга кирәк, кабаттан кулланырга кирәкми», — диде ул.

«Күп тапкыр кулланыла торган битлекләрне өч сәгать кенә кулланырга мөмкин, аннары аларны сабын белән юарга, парландырып, үтүк белән киптерергә кирәк. Соңыннан кипкән битлекне яңадан кулланып була», — диде белгеч.

Чыганак: Татар- информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев