Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Хатын-кызлар арасында Коръән укучылар бәйгесе җиңүчесенә гомрәгә юллама бүләк итәләр

Бәйге Татарстан мөфтияте, Көньяк-Көнчыгыш казыяте, Ютазы мөхтәсибәте һәм район хакимияте катнашында Урыссу бистәсендә беренче тапкыр уздырыла.

 Киләсе елга 25 гыйнварда Ютазы районы Урыссу бистәсендә хатын-кызлар арасында Россиякүләм Коръән укучылар бәйгесе була. Ул мөслимәләрне хакыйкый Ислам дин гыйлеме алырга чакыру, шулай ук Коръән буенча белемнәрне арттыру һәм киләчәктә дә Кәлам Шәрифне яттан өйрәнүгә омтылышларын үстерү максатыннан оештырыла. Бу турыда ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Коръән укучылар бәйгесендә катнашучыларның яше чикләнмәгән. Төп шарт – туташлар һәм ханымнар Коръән хафизлар әзерләү яки Коръән ятлау үзәге шәкерте булмаска тиеш. Гаризалар 2020 елның 15 гыйнварына кадәр aisha-ustaz@rambler.ru почтасына кабул ителә.

Конкурс ике номинациядә уздырыла: Коръәннең өч җүзен (28, 29, 30) белү һәм Коръәннең дүрт (27, 28, 29, 30) җүзен белү. Әлеге җүзләрне яттан укудан тыш, төп таләпләр булып мәхраҗ (авазларны дөрес әйтү) һәм тәҗвид (дөрес укый белү) кагыйдәләрен белү, Коръәнне аһәңле (матур тавыш белән) уку тора.

Хатын-кызлар арасында Россиякүләм Коръән укучылар конкурсы Татарстан мөфтияте, Көньяк-Көнчыгыш казыяте, Ютазы мөхтәсибәте һәм район хакимияте катнашында Урыссу бистәсендә беренче тапкыр уздырыла.

Дүрт җүзне белү номинациясендә беренче урынны яулаучыга, мәхрәме булган очракта, гомрәгә юллама бүләк ителәчәк. Мәхрәме булмаса, ул юлламаны әтисенә яисә әнисенә бирә ала. Әгәр әти-әнисе яки мәхрәме булмаса, җиңүче бүләктән баш тарткан очракта гомрәгә юллама икенче урын алучыга тапшырылачак.

Татарстанның Көньяк-көнчыгыш казыяте тарафыннан хатын-кызлар арасында Коръән бәйгесе соңгы тапкыр Баулы мөхтәсибәтендә 2017 елда уздырылган иде.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев