Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Хезмәте белән хөрмәтле

Чаллы – тормышны, хезмәтне яраткан фидакарь шәхесләргә бай шәһәр. Андыйлар лаеклы ялга чыккач та, эшсез тормый, кешеләргә файдалы һәм кирәкле гамәлләр кылудан туктамый. “Кама38” территориаль иҗтимагый советы рәисе Федия Минхаҗиева шундыйларның берсе.

Аны шәһәрдә белмәгән кеше аз дисәм дә хата булмас, чөнки Федия Гайсовна яшь вакытында да, хәзер дә бик актив. Ул предприятиенең генә түгел, шәһәрнең иҗтимагый тормышында “кайнаган” кеше.

Чаллыга 20 яшендә, гигант төзелеш - КАМАЗга комсомол юлламасы белән килгән. Актив комсомолканы шунда ук күреп алганнар һәм үзенә  ГПТУны тәмамлаган бер төркемне, укыту  комбинатын тәмамлап чыккан бригада тапшырганнар.

Менделеевский районында эш сөючән гаиләдә туып-үскән  кыз яшьләрне дә хезмәтне җиренә җиткереп башкарырга, планны үтәргә тиз өйрәтә. Аның бригадасы күп тапкыр шәһәркүләм ярышларның җиңүчесе була. Үзе “Татарстанда иң яхшы хезмәткәр” бәйгесендә беренче урын яулый. 1975 елда тырыш хезмәте өчен беренче бүләк -  “9 еллык ударнигы” исеменә лаек була. 1977 елда үзенә “КАМАЗның беренче чиратын файдалануга тапшырган өчен” хөкүмәт бүләге  тапшыралар. Тырыш хезмәт матур нәтиҗәләрен бирүен дәвам итә. Федия ханым төзелеш ветераны, КамГЭС ветераны исемнәренә, төрле Мактау грамоталары, рәхмәт хатлары белән бүләкләнә.

Лаеклы ялга чыккач та, Федия ханымның  тынгысыз җаны тик тора алмый. Башта яңа шәһәрнең 13нче бистәсендә “ТОС” рәисе булып эшли, аннары 38нче бистәгә күчә.  Биредә дә сынатмый ул. Өч тапкыр республика бәйгесендә җиңә. 

“ЖилЭнергоСервис” җаваплылыгы чикләнгән оешмада аның турында: “Йорт яннарындагы мәйданнарын төзекләндерү, спорт мәйданчыклары ясау буенча аңарда идеяләр бик күп. Һәм иң мөһиме: ул үз идеяләрен ничек итеп тормышка ашыру юлларын белә”, - диләр.

Федия ханым - “ЖилЭнергоСервис” компаниясе карамагындагы “Кама38” территориаль иҗтимагый советы рәисе. Ул биредә яшәүчеләр белән берлектә бик күп эшләр башкарырга өлгергән инде. Менә аларның кайберләре: узган елда ишек аллары яшелләндерелгән, чәчәклекләрдә күпьеллык пионнар һәм ирислар утыртылган; урамнарны яктырту буенча даими контроль булдырылган; “ЖилЭнергоСервис” ярдәме белән ике тапкыр “Чиста шәһәр” акциясендә катнашканнар, ике тапкыр Ринат Гыйләҗев исемендәге скверны чистартканнар. Бәйрәмнәр, хәйрия чаралары оешкан төстә узган. Катлаулы хәлдә калган ветераннарга, өлкәннәргә, балаларга ярдәм ителгән. Юбилярларны котлау да матур гадәткә әйләнгән. Моннан  тыш, 53нче мәктәп янында хоккей корты ачылган. 38/13-1 йортында яшәүчеләр акчасына йорт янына брусчатка җәелгән.

Яхшы проектлар һәм бердәм команда белән “Ветераннар аллеясе” һәм “Җиңү йолдызы” проектлары шәһәркүләм бәйгедә призлы урын алган. “Татарстанның иң яхшы ТОС”ы бәйгесендә җиңеп, откан грант акчасына ишек алдында спорт мәйданчыгы төзегәннәр. “Шәһәр көненә багышланган ишек алды бәйрәме, 9 май һәм башка бәйрәмнәр бездә бик күңелле уза. Федия ханым йортта яшәүчеләрне бер тату гаиләгә туплады. Исән-сау булып, киләчәктә дә бергә ишек алларын чәчәкләргә күмеп, яшәргә насыйп булсын”, -ди шәһәрдәшебез Әлфия Булатова. 

Федия Гайсә кызының эше күп. Ул ишек алларының санитар таләпләргә туры килүен, төзеклеген тикшереп тора. Халыкка торак йортларны файдалану кагыйдәләрен, кешеләрнең хокук һәм бурычларын аңлата. Милекчеләр җыелышларын уздыра. Агымдагы һәм капиталь ремонт барышында эшләрнең сыйфатын даими контрольдә тота.
“Ничек барысына да өлгерәсез”, - дип сорыйм аңардан. ”Эшне дөрес  итеп планлаштырсаң, барсына да өлгереп була. Мин бит берүзем түгел, йортлар буенча җаваплылар бар. Алар -  минем беренче ярдәмчеләрем: кешеләрне борчыган сорауларга җавап бирәләр, һәрнәрсәдә булышалар. ТОСта шундый зур эшләрне башкару  өчен төркемнәр булдырдык. 38/05 йортында 160 кеше тупланды. Безне барыбызны да бер теләк берләштерә – подъездлар чиста, ишек алды каралган, балалар һәм өлкәннәр өчен ял итү урыннары булсын. Бу эшләрне башкаруда даими ярдәм иткәннәре өчен шәһәр советы депутатлары  Олег Николаев белән Андрей Елантьевка, Үзәк район хакимиятенә, “Мәхәллә” идарә компаниясенә, “Прибрежный – 1” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятькә, 54нче гимназия, 53нче мәктәп һәм бистәдә яшәүче тырыш кешеләргә рәхмәт”,- диде ул.

Федия Минхаҗиева кебек энергияле, тырыш, максатчан һәм кешеләрне берләштереп, эшләтә алырдай иҗтимагый совет җитәкчеләре булса, Чаллыдагы һәр ишек алдында заманча таганаклар һәм спорт мәйданчылары куелыр, подъездлар да гел чиста булыр иде.

Язмам героеның бу эшчәнлеге дә шәһәр һәм республика җитәкчеләре тарафыннан югары бәяләнгән. Торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре көне уңаеннан башкарма комитетның рәхмәт хаты, “КАМАЗ”ның 50 еллыгына РФ Дәүләт думасы депутаты Әлфия Когогина рәхмәт хаты, шәһәр хакиме Наил Мәһдиевнең Мактау грамотасы һәм ТАССРның 100 еллыгына юбилей медале белән бүләкләнде.

Федия ханыма якташлары да рәхмәтле. Аның Менделеевск районы якташлык җәмгыятен җитәкләвенә 10 ел тулды. Әлеге оешманың очрашулары һәрвакыт оешкан төстә һәм бик күңелле уза. Менделеевск районыннан да делегация очрашуга махсус программа әзерләп килә. Быел әлеге оешма республика күләмендәге бәйгедә өченче урын алды. “Туган ягымны, аның кешеләрен хөрмәт иткәнгә бу эшкә үз теләгем  белән алындым. Мин аны үземнең бабам истәлегенә багышлыйм. Каюм бабай бик тырыш, акыллы, зирәк һәм булдыклы кеше булган. Үзенең тегермәнен тоткан, йорт җиһазларын үзе ясап, тирә-юньгә данлыклы балта остасы буларак танылган. Авылдашлары тирә-якта аңа тиңләшерлек кеше булмады дип сөйлиләр. 30нчы елларда коллективлаштыру башлангач ул беренче булып үзенең тегермәне белән колхозга кергән. Мин аның белән горурланып яшим”, - ди Федия ханым.

Федия Гайсовна - җитез, әйткән сүзендә тора торган кеше. Ул “Шәһри Чаллы”ның укучыларын арттыруга да үзеннән өлеш кертте. Шәһәрдә узган мәдәни-спорт чараларыннан да читтә калмый. Һәр өлкәдә эшне җиренә җиткереп  башкара, алдынгылыкка омтыла. Аңа карап, лаеклы ялдагы кешенең боларның барысына да өлгерергә каян көч табуына гаҗәпләнеп тә куйдым. Ул: “Миндә зур төзелеш ритмы сакланып калган, шуңа барсына да өлгерәм,”- дип җавап бирде.

Федия ханым – Сез күпләргә үрнәк шәхес. Киләчәктә дә Чаллыны матур шәһәр итү буенча эшләрегез уңышлы барсын.

Зөлфия ГАЛИМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев