Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының "Энтузиаст" идарә итү компаниясе республика буенча иң яхшы оешмаларның берсе дип танылды

Өч ел рәттән инде алар, башкарган хезмәтләре бәрабәренә, республика күләмендә алдынгы оешмаларның берсе булып танылалар. Сүзем шәһәрдәшләребезнең көнкүрешен мөмкин кадәр уңайлы итү өчен армый-талмый хезмәт куючы «Энтузиаст» идарә итү компаниясе хезмәткәрләре хакында. Әле шушы көннәрдә генә алар башкалабыз Казаннан «2021 елны ТРда күпфатирлы йортлар белән идарә итү тармагында иң яхшы оешма» бәйгесендә кабат беренче урын яулап кайттылар.

Боларның барысы да һәрвакыт үсеш юлыннан атларга күнеккән коллективның һәм алдынгы карашлы җитәкченең зур тырышлык нәтиҗәсе. Әйе, корабка төгәл юнәлеш биреп, мәгърур дулкыннарны ярып үтәрдәй оста капитан булганда гына, кыя-ташларга юлыкмый йөзәргә мөмкин шул.

Инде 14 елдан артык компания белән торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләрен үзенең биш бармагы кебек яхшы белгән тәҗрибәле белгеч Фәргать Минхәеров идарә итә. Бу коры сүзләр генә түгел: 2021 елда шәһәрдәшебезнең хезмәтен республикабыз җитәкчелеге дә югары бәягә лаек дип тапты. Минхәеров Фәргать Сабир улына «Татарстан Республикасының атказанган торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде. Һәм, әйтергә кирәк, ул моңа чын мәгънәсендә лаек шәхес. Әлеге еллар эчендә аның тырышлыгы белән компания карамагындагы торак фонды территориясендә шәһәрдәшләребезнең тормыш-көнкүрешен яхшырту максатыннан саллы гына эшләр башкарылды. Югарыда телгә алынган бәйге нәтиҗәләре дә моның ачык бер мисалы булып тора.

Бүгенге көндә исә «Энтузиаст» утыз күпкатлы йортка һәм аларда гомер итүче 12 мең 604 кешегә хезмәт күрсәтә. Шәһәрдәшләребезнең фатирлары җылы, төзек, ишегаллары чиста, матур булсын өчен идарә итү компаниясе эшчеләре тәүлек әйләнәсе тир түгә. 

«Шөкер, компаниябез карамагындагы йортларның подъездларына 5 ел саен ремонт ясау мөмкинлегенә ирештек. Барлык торак йортларда да шәхси җылылык пунктлары эшли. Югары даирә җитәкчеләребез дә торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләрен һәрвакыт күз уңында тота. Республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов нигез салган «Безнең ишегалды» программасы буенча территориябездәге барлык ишегаллары да яңартылды. Хөкүмәтебез булдырган мөмкинлекләрне кулдан ычкындырмый, аларны җирлегебездә тормышка ашырганы өчен шәһәребез хакиме Наил Мәһдиевкә дә рәхмәтлебез. Башкарылган эшләрнең нәтиҗәсен күрү үзебезгә дә рәхәт, шәһәрдәшләребез дә канәгать», – ди Фәргать Минхәеров.

Алдагы көннәрдә инде идарә итү компаниясе фатирлардагы су, җылылык һәм канализация торбаларын алыштыруны үз максаты итеп куя. Хәер, бу эшләрне дә җиренә җиткереп башкарып чыгар «Энтузиаст»лар. 

Әйтергә кирәк, идарә итү компаниясе хезмәткәрләре хәйрия эшендә дә актив. Заманында шәһәр үсеше өчен тир түккән чал чәчле өлкәннәребез, илебезгә Бөек Җиңү бүләк иткән кадерле ветераннарыбызны да хөрмәтләргә онытмый алар. Бу гына да түгел, «Энтузиаст» әле милли басмаларның үсешен дә кайгырта. Ел да идарә итү компаниясе җитәкчелеге үз хезмәткәрләренә басма матбугат чараларына абунә бүләк итә. 

Шушы көннәрдә исә коллективларында тагын бер мөһим, дөресрәге, шатлыклы вакыйга булды: җитәкчеләре Фәргать Минхәеровка 65 яшь тулды. 

Әлеге уңайдан, без, «Шәһри Чаллы» редакциясе коллективы да, Фәргать Сабировичны ихлас күңелдән зур юбилее белән котлыйбыз. Тормыш иптәше Фәридә ханымның пар канаты, балаларының ныклы терәге, оныкларының сөекле бабасы булып озын-озак, бәрәкәтле гомер кичерүен теләп калабыз. Киләсе көннәрегез дә матур хезмәт нәтиҗәләре алып килсен, якыннарыгызның кадер-хөрмәтен, игелеген тоеп бәхеттә яшәгез!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев