Хәйрия акциясенә кушылыгыз
Яңалыклар тасмасы

Хәйрия акциясенә кушылыгыз

Волонтерлар Бөек Ватан сугышында катнашкан кешеләрнең каберләрен чүп-чардан чистартачаклар.

5 майда ГЭС бистәсендәге ябык зиратта “Хәтер көне” дип исемләнгән хәйрия чарасы уза.  Бу көнне “Шәмәхә НЕ ОН” иҗтимагый оешмасы “Нур” яшьләр үзәге белән берлектә зиратны чистарталар, тәртипкә китерәләр. Анда яшьләр һәм балалар иҗтимагый оешма вәкилләре, теләгән һәркем катнаша ала. Яшьләргә башкарма комитет һәм “Горкоммунхоз” ярдәм итә.

Волонтерлар Бөек Ватан сугышында катнашкан кешеләрнең каберләрен чүп-чардан чистартачаклар. Әлеге чарада катнашучыларга Георгий тасмасы тапшырылачак. Катнашырга теләүчеләр 7-950-314-54-64 телефонына шалтырата алалар.

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев