Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Кибетләрдә яшьне МАХ аша раслау мөмкинлеге барлыкка килә

Кайчан?

Россия кибетләрендә 1 сентябрьдән МАХ мессенджеры аша сатып алучыларның яшен раслау мөмкинлеге гамәлгә керә.
«ТАСС» агентлыгы хәбәр итүенчә, хөкүмәт карары нигезендә сәүдә нокталары көз башына мондый сервисны эшләтеп җибәрү өчен кирәкле барлык техник кирәк-яракны әзерләп куярга тиеш.
Шул ук вакытта сатып алучылар ничә яшьтә булуларын кушымта аша электрон рәвештәме яки кәгазь документлар ярдәмендәме күрсәтү-раслау ысулын үзләре сайлап алачак. 
Кибетләрдә МАХ аша яшьне раслаудан тыш, шәхесне, ташламаларга хокукны расларга, шулай ук бонус программаларыннан файдаланырга мөмкин булачак. 
Татарстанда «Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кушымталар МАКС кибетләр