Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Киек каз»ны Филүскә җырларга ярый

Җырчы танылган композитор Гүзәлиянең мөрәҗәгатенә карата ачыклык кертте.

 "Киек каз юлы" җырының көен иҗат иткән Гүзәлиянең социаль челтәрдә мөрәҗәгать белән чыгуы турында язган идек инде. Ул анда : "Бу җырны теләсә кемгә һәм теләсә ничек кулланырга ирек бирмәм", - дип белдерде.

 "Шәһри Чаллы" җурналисты мәсьәләгә ачыклык кертү өчен җырны танытучы Филүс Каһиров белән элемтәгә керде. "Әлеге җырны Гүзәлия миңа бүләк итте. Әгәр аның нинди дә булса үпкәсе яки соравы булса, ул миңа шундук шалтыратыр иде, аралашып торабыз, мөнәсәбәтләребез җылы. Бу мөрәҗәгатьне мине истә тотып язмагандыр", - диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев