Киләсе елда Чаллыда өч мәктәп капиталь ремонтлана
Яңалыклар тасмасы

Киләсе елда Чаллыда өч мәктәп капиталь ремонтлана

Алар капиталь ремонт буенча федераль программага кертелде.

Чаллының 56,58нче мәктәпләре һәм 78нче лицей 2026 елның капиталь ремонт буенча федераль программасына кертелде. Бу хакта РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина хәбәр итте.

«Партия десанты составында эшнең барлык этапларын контрольдә тотабыз, чөнки капиталь ремонт федераль бюджет акчасына ясала», – диде ул. 

Әлеге мәгариф учреждениесендә якынча 1000гә якын бала укый. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


капиталь ремонт торак бина яшь­ләр БДИ имтихан экзамен сынау укучы мәктәп мәгариф

Нет комментариев