Рособрнадзор киләсе ел өчен Бердәм дәүләт имтиханы һәм Төп дәүләт имтиханын уздыру вакытын тәкъдим итте.
Бердәм дәүләт имтиханы: вакытыннан алда – 19 марттан 19 апрельгә кадәр; төп вакыты – 1 июньнән 9 июльгә кадәр; өстәмә вакыты – 3 сентябрьдән 24 сентябрьгә кадәр; предметларның берсен сайлап тапшыру көннәре – 8 һәм 9 июль.
БДИның төп чоры тарих, әдәбият һәм химия буенча имтиханнардан башланыр дип көтелә. Төп дәүләт имтиханы өчен: вакытыннан алда – 20 апрельдән 14 майга кадәр; төп вакыты – 2 июньнән 5 июльгә кадәр; өстәмә вакыты – 2 сентябрьдән 24 сентябрьгә кадәр.
Нет комментариев