РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы 2018 елдагы ял һәм бәйрәм көннәр графигын раслады. Аннан күренгәнчә, Яңа елны гадәттәгечә 10 көн тоташ ял белән башлыйбыз икән: каникуллар быелның 30 декабреннән киләсе елның 8 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк. Эшкә си-шәмбе - 9 гыйнварда чыгабыз. Ватанны саклаучылар көне уңаеннан
тоташ өч көн - 23-25 февральдә ял көтелә. Халыкара хатын-кызлар бәйрәмендә киләсе елда дүрт көн рәттән - 8-11 мартларда ял итәчәкбез. Моннан тыш, традицион май яллары 29, 30 апрельдә, 1, 2 майда, ягъни дүрт көн тоташ булачак. Аның каравы, Җиңү бәйрәмендә атна уртасында, ягъни чәршәмбе 9 майда нибары бер генә көн ял итәчәкбез. Русия көне уңаеннан өч көн - 10-12 июньдә, Халыклар бердәмлеге көне хөрмәтенә тагын өч көн - 3-5 ноябрьдә ял көтелә.
"Киләсе елда берничә бәйрәм ял көнгә туры килгәнлектән, алар түбәндәгечә күчерелә: 6 һәм 7 гыйнварлар (шимбә һәм якшәмбе) өчен 9 мартта һәм 2 майда ял итәбез. 28 апрель шимбәсендә эшләп, аның өчен - 30 апрельдә, 9 июнь шимбәсе өчен - 11 июньдә, 29 декабрь шимбәсе өчен 31 декабрьдә ял итәбез", - диелә Министрлык аңлатмасында. Тагын шуны да әйтергә кирәк, бу ялларга Татарстанның үз бәйрәмнәре дә өстәлә бит әле. 30 август (Республика көне) - пәнҗешәмбе, 6 ноябрь (Конституция көне) - сишәмбе ял итәчәкбез. Болардан тыш, Ураза һәм Корбан гаетләре ялларына да өмет итәбез (аларының көне әле билгеле түгел).
Нет комментариев