Көннәр инде көзгә авыша...
Яңалыклар тасмасы

Көннәр инде көзгә авыша...

Төннәрен салкын була башлады +7, +11 градус тәшкил итә.

Җәй ахрына якынлаша, шулай да температура көндезләрен + 20 градуска кадәр җиткән көннәр булачак әле. Бүген Татар илендә +18 дән +23 градуска кадәр җылы була. Чаллыда исә +20, +22 градус булыр дип фаразлана. Явым-төшемсез. Иртәгә бераз салкынайта көн аязучан болытлы, яңгырлар яумаячак, диләр һава торышын күзәтүчеләр.

Тагы җылы булырмы, диючеләргә синоптиклар сентябрьдә +25 ка җиткән көннәр булыр, дип фаразлыйлар. Бигрәк тә сентябрьнең икенче яртысы аномаль җылы булачак имеш.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Погода

Нет комментариев