Яңалыклар тасмасы

Көннәрнең кайчан җылытачагы билгеле булды

Бүген, 6 августта, Татарстанның күпчелек районнарында яңгыр көтелә, көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 18-23 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

«Төнлә һава температурасы +7..+12 градуска кадәр төшәчәк, көндез +1..+16 градустан югары булмаячак», - диелгән хәбәрдә.

7 августта төнлә 6 градустан 12 градуска кадәр җылы булачак, ә максималь температура 7 августта көндез +14...+19 градустан югарырак булачак. Төнлә урыны белән, ә көндез күпчелек районнарда яңгыр көтелә.

8 августта көндез +19...+24 градус җылы булачак. Республиканың аерым районнарында яшенле яңгыр була һәм көчле җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

 

http://shahrikazan.ru/news/tema-dnya/knnrne-kaychan-ylytachagy-bilgele-buldy

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев