Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Яңалыклар тасмасы

«Чаллы көче - кешеләрдә»: Чаллыда тукталышларны портретлар бизи башладылар

Беренче 16 плакатны тукталышларда күреп була.

Чаллыда җәмәгать транспорты тукталышларында шәһәрдәшләрнең портретларын күрергә була. Бу автокалада кешеләрнең төп байлык икәнен искәртә. 
Башкарма комитетның мәгълүмати сәясәт идарәсе башлыгы Римма Мөхәммәтҗанова әйтүенчә, бу проект Россиядә башланган иде. 62нче мәгариф үзәгенең башлангыч сыйныф укытучысы Анна Мельникова илкүләм «Укытучы мәңгегә» реклама компаниясенең герое булды: аның портреты Россиядәге тукталышларны һәм баннерларны бизәде. 
Наил Мәһдиев Россиядәге бу башлангычны дәвам итәргә, Чаллы үсешенә өлеш керткән кешеләрнең плакатларын ясатырга кушты. «Бу плакатлар укытучылар, табиблар, спортчылар, әдәбият һәм сәнгать әһелләре турында сөйлиячәк», – диләр хакимияттә. 
Фото: скриншот

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лилия Гыйбадуллина Чаллыга-400