Колак шәмнәре сәламәтлек өчен зыянлы
Яңалыклар тасмасы

Колак шәмнәре сәламәтлек өчен зыянлы

Алар гадәттә колак сагызын алуда кулланыла.

Колак сагызын алу өчен аптекаларда төрледән төрле препаратлар тәкъдим итәләр. Алар арасында соңгы вакытта популяр колак шәмнәре дә бар. Куыш таякчыкны очын яндырып бераз торганнан соң, колак сагызы үзеннән-үзе суырылып чыга. Җиңел ысул. Әмма сәламәтлек өчен бик зыянлы.

- Андый колак шәмнәрен кулланырга ярамый. Парафины колак эченә агып төшә. Соңыннан табибларга чистартырга туры килә. Ишетү сәләтенә тискәре йогынты ясарга мөмкин, - ди "Ишетү тернәкләнү үзәге" җитәкчесе Наил Шакирҗанов. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


колак

Нет комментариев