Комбинат табышны арттырган
Яңалыклар тасмасы

Комбинат табышны арттырган

Табышның күп өлеше (70%) тартмалар ясауга туры килә.

«Сергей Титов исемендәге Чаллы катыргы-кәгазь комбинаты» халык предприятиесе 2021 елда табышны 47%ка арттырды. Ул 1,4 млрд сумнан 2 млрд сумга җитте.

Табышның күп өлеше (70%) тартмалар ясауга туры килә. Бәдрәф кәгазе сату –  керемнең  26%ын, картон һәм кәгазь сату 5%ын тәшкил итә. Комбинатта җитештерелгән товарның 90%тан артыгы Россиядә сатыла.

Узган елда КБКның чиста активлары 1,5 млрд сумга артып, 13 млрд сумга җиткән.


Нет комментариев