Чаллының 82нче балалар бакчасындагы әлеге чара Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында оештырылды.
28 августта 82нче «Көнбагышкай» балалар бакчасы чын мәгънәсендә халыклар бәйрәменең үзәгенә әверелде. Бу көнне биредә якынча 300 кеше – әти-әниләр, балалар, әби-бабайлар һәм, әлбәттә, бакчаның алыштыргысыз тәрбиячеләре җыелды. Һәрберсе милли киемнәр киеп, үз халкы белән горурлануын күрсәтте.
Әлеге чара Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында оештырылды һәм Бөтенроссия «Знание. Родители» грант бәйгесендә откан «Игры нашего двора: народные забавы» социаль проектын тормышка ашыруның беренче адымы булды. Фестиваль Идел буе халыкларының мәдәнияте, гореф-гадәтләре һәм иҗаты буйлап мавыктыргыч сәяхәткә әверелде.
Бакчага керү белән кунакларны «Россиянең көче – халыклар бердәмлегендә» дигән баннер-фотозона каршы алды, анда һәркем истәлеккә фотога төшә алды. Бәйрәм Россиянең һәм Татарстаныбызның дәүләт гимннарын тыңлаудан башланды. Аннан соң тәрбиячеләр һәм балалар тарафыннан оештырылган фестивальне ачу тантанасы булды. Педагоглар, әти-әниләр үз осталыкларын күрсәттеләр. Концерт тәмамлангач, һәр төркем үз мәйданчыгындагы мастер-классларга таралды.
Мәйданчыклардагы верандалар татар, рус, башкорт, чуаш, удмурт, мари һәм мордва халыкларының көнкүреше буенча бизәлгән иде. Һәр өйнең уртасында данлыклы ак мич торды – ул өйне җылытып кына калмады, ә гаиләнең төп учагы булып хезмәт итте. Өйнең иң якты почмагында зур агач өстәлләр куелган иде. Алар өстендә халык ашларының байлыгы тезелгән иде: самавыр, хуш исле кайнар чәй, телеңне йотарлык тәм-томнар, милли ризыклар. Диварларны күз явын алырлык итеп чигелгән япмалар, караватларны милли бизәкләр белән эшләнгән ап-ак мендәрләр ямьләп торды.
Мәйданчыкның бер өлеше «Көзге ярминкә»гә багышланган иде: анда кабаклар, алмалар, бакча җимешләре урын алды. Әти-әниләр чара кысаларында балалар белән бергәләп төрле халыкларның милли орнаментларын кулланып, кул эшләре ясау белән мәшгуль булдылар: кемдер чикте, кемдер агач кашыклар буяды. Милли гореф-гадәтләрне балаларга җиткерү бик күркәм оештырылып, уен формасында барды.
Ә иң тәмле мизгел – «Кулинар осталык» бәйгесе булды. Әти-әниләр үз куллары белән әзерләп алып килгән ризыкларын тәкъдим иттеләр. Ахырдан барысы бергә милли ризыклар белән тәмләп, мәтрүшкәле чәйләр эчеп, күңелле әңгәмә кордылар.
Әлеге чараны оештыруда өлеш керткән өчен, бакчабыз коллективы әти-әниләргә чиксез рәхмәтен җиткерә. Сезнең тырышлыгыгыз, матур милли киемнәрегез, иң мөһиме, балаларыбызның йөрәгенә халкыбызның рухын, моңын салырга ярдәм итүегез өчен зур рәхмәт! Без бергә – шуңа көчлебез!
Бу бәйрәм дуслыкны, милләтара татулыкны һәм үзара хөрмәтне ныгытып, һәр катнашучы күңелендә онытылмас хатирәләр калдырды.
(82нче «Көнбагышкай» балалар бакчасы коллективы)
Нет комментариев