Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Көрәшче Артур Халиков: «Җиңәсемне белдем мин!» - ФОТОЛАР

Шушы көннәрдә Чаллының ипподром территориясендә татарча милли көрәш буенча республикакүләм турнир оештырылды.

Иң беренчеләрдән булып Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе Фәрид Сәлахов һәм «Профит» компанияләр төркеме генераль директоры Марсель Мингалимов Чаллының татарча көрәш федерациясе рәисе урынбасары Рамил Хисмәтуллинга, «Витязь» олимпия резервы спорт мәктәбе директоры Артур Фроловка һәм аның урынбасары Светлана Тимошенкога күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре һәм физик культура, спорт тармагын үстерүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт хатлары тапшырдылар.

Ипподром территориясендә татарча милли көрәш буенча республикакүләм турнир да оештырылды. Ярышларда 18 яшькә кадәр булган спортчылар 14 авырлык категориясендә көч сынашты. Чаллы шәһәреннән, Тукай, Минзәлә, Сарман, Алабуга, Зәй районнарыннан 60тан артык көрәшче килгән иде.

Көрәш бик киеренке барды, җанатарлар да күпләп җыелган иде. Көрәш ветераннары, мәртәбәле спортчылар – Чаллының татарча көрәш федерациясе рәисе Айдар Нәҗмиев, аның урынбасары Рамил Хисмәтуллин, атаклы көрәшче Айрат Гыйлаев, «Витязь» олимпия резервы спорт мәктәбе директоры Артур Фролов яшь көрәшчеләргә теләктәшлек белдереп, үз киңәшләрен әйтеп тордылар. 

Финал ярышларында республикакүләм көрәш турнирының абсолют батыры исеменә Чаллының «Витязь» спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Артур Халиков белән Максим Аминников очрашты. Яшь булуларына карамастан, икесе дә бик күп мәртәбәле ярышлар җиңүчеләре. Мәйдан уртасындагылар бер яктан: «Әйдә, Артур! Тырыш!» дип кычкырса, икенче яктан: «Максим! Максим!» дип көч биреп тордылар. Нәтиҗәдә абсолют батыр булып Артур Халиков калды. Аңа тәкә һәм 10 мең сумлык сертификат тапшырылды. 

– Бүгенге җиңүем көтелмәгән булды дип әйтә алмыйм! Җиңәсемне белдем мин. Чөнки ярышларга ныклап әзерләндем, тренировкаларны калдырмадым, үз өстемдә бик күп эшләдем. Максим белән беренче тапкыр гына көрәшүем. Көчле егет, сизелеп тора. Ул милли көрәштән тыш, грек-рим көрәше белән дә шөгыльләнә. Бик күп алымнар белә. Үзем көрәш белән 5 елдан артык шөгыльләнәм, тренерым – Илгиз Шәмсевәлиев. Ярышларга һәрвакыт алдан ук әзерләнә башлыйбыз. Көрәштән соң мин дзюдо белән дә шөгыльләнәм. Бары тик тырышлык белән генә яңа җиңүләргә ирешергә була, – дип сөйләде Артур ярышлардан соң.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев