Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Корбан гаетенә сарык күпмегә төшәчәк?

Эшмәкәрләрдән белештек.

Корбан бәйрәменә санаулы көннәр калып бара. Ул 16-18 июньдә узачак. Мал асраучылар корбанга дип үстергән хайваннарын сатуга куя башлады. «Бәйрәм алдыннан ажиотаж башлана. Шуңа алдан заказ ясаучылар бар», – диләр. 

Бәяләре белән дә кызыксындык. «Сарыклар бетте. 20 башка ияләр тиз табылды. Сарыкларыбыз 14-15 мең сум тирәсе иде. 25-26 кг авырлыкта. Солы, печән ашатып кына үстердек. Алдан бронь ясап куйдылар. 8 айлыгы бар. Ләкин ул токымлы. Казахстан Гиссар токымыннан. 25 мең сум тора», – диде эшмәкәрләрнең берсе. 

Зәй районында маллар тотучы Илдус әфәндегә дә шалтыраттык. Ул да сарыкларны сораштыра башладылар, ди. Ике атна алдан алып бетерәчәкләр дип кисәтте. «Сарыклар төрлесеннән. 8 меңнән 15 мең сумга кадәр. Бәяләрне узган елдагыча калдырдык», – диде. 

Интернет челтәрләренә күз салдык. Анда белдерү элүчеләр дә шактый. «Сарыклар 1 яшьлек. 13 меңнән алып 16 мең сумга кадәр. Курдюк токымлылары 20 мең сумга кадәр», – дип аңлаттылар. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев