Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

"Коронавирус белән авыручылар саны кимесә дә, уяулыкны онытмаска"

Шәһәрдә коронавирус инфекциясенең 13871 очрагы теркәлгән. Бу республика күрсәткечләреннән 11, 4 процентка кимрәк. Шәһәрдә коронавирус белән авыручыларның кимүе күзәтелә. Алдагы атнада 3129 очрак теркәлсә, узган атнада бу сан 1429 очрак булган. Авыручылар саны 2,2 тапкырга кимегән.

Бу турында журналистларга дүшәмбе киңәшмәсендә Роспотребнадзор идарәсенең Чаллы буенча җитәкчесе Илгизәр Бариев хәбәр итте. 

Чаллыда коронавирус инфекциясенә каршы 295 515 данә вакцина кайтты. Беренче компонентны 286 314 шәһәрдәшебез алган, икенчесен – 220 453 кеше. Прививканы шәһәрнең барлык шифаханәләрендә ясатырга була. Шулай ук күчмә бригадалар да эшли. Шәһәрдә ике провизор госпиталь – йогышлы авырулар хастахәнәсе һәм 5нче хастаханәсенең бер бүлеге ковид белән авыручыларны кабул итә. 

Илгизәр Бариев ДНР һәм ЛНРдан килүче гражданнарны вакытылыча урнаштыру пунктларның тикшерелүе турында әйтте. «Алар Украина халкын кабул итәргә тулысынча әзер», - диде Илгизәр Габделхаликович.

– 8нче Март бәйрәменә багышланган барлык чаралар да санитар таләпләрне саклап үткәрелергә тиеш, – диде шәһәр мэры Наил Мәһдиев. – Авыручылар саны кимүгә таба барса да, уяулыкны саклап калырга кирәк. Социаль дистанция, индивидуаль саклану чаралары турында онытырга ярамый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы