Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Коронавирус вакытында билгеләнергә мөмкин булган исемлеккә биш препарат кертелгән

Ковидтан дәвалау өчен тәкъдим ителгән даруларның берсе төшереп калдырылган

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы исемлектән коронавирусны дәвалау өчен элегрәк тәкъдим ителгән даруларның берсен төшереп калдырган.

РИА Новости хәбәр итүенчә, Covid-19ны дәвалау, профилактикалау һәм диагностикалау өчен ведомство тәкъдимнәренең яңартылган, 10нчы версиясендә азитромицин күрсәтелмәгән. Хәзер аларга бары биш препарат кына кертелгән.

 «Covid-19 инфекциясеннән өлкәннәрне дәвалау өчен кирәк булырга мөмкин дарулар исемлегенә: „Фавипиравир“, „Ремдесивир“, „Гидроксихлорохин“, рекомбинантлы „ИФН α“, „Умифеновир“ кергән», — дип хәбәр ителә.

Министрлыкта әлеге даруларны куллану йөкле хатыннарга рөхсәт ителми, дип искәртелә. Моннан тыш, документтан күренгәнчә, бактериягә каршы терапия авыру агымына бактериаль инфекция өстәлгәнлеккә мөһим билгеләр булган очракта гына кулланыла ала. 

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев