Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Коронавирустан дәваланган 107 яшьлек әби: «Аны сүз белән аңлата торган түгел»

Төркиянең Истанбул шәһәрендә яшәүче 107 яшьлек Хавахан Карадинез коронавирусны җиңгән өлкән кешеләрнең берсе. Әби бик каты ютәлләп, температурасы күтәрелеп, фәнни-тикшеренү клиникасына эләккән булган.

Аннан коронавируска кан анализы алалар, нәтиҗәсе уңай була. Бер атнадан яңадан тикшергәч, вирусның тулысынча юкка чыкканлыгы ачыклана. “Anadoli” агентлыгы язуынча, Хавахан әби хәзер үз фатирында ике атна дәвамында карантинда яшәячәк. Табиблар олы яшьтәге пациентның шулай тиз арада тернәкләнүенә шакката һәм: “Әбинең иммунитеты бик көчле”, – диләр.
Төркиядә дә, коронавирус таралу куркынычы янаганга 60 яшьтән өлкәнрәкләргә урамга чыгып йөрергә рөхсәт ителми. Балалары инде әллә кайчан 60ны узганга, үзизоляция көннәрендә Хавахан әбине оныклары кайгырткан, көн дә ашамлыклар китереп торган. Шул көннәрдә бер оныгы коронавирус белән авырый башлый. Озакламый әбидә коры ютәл килеп чыга. Температурасы да күтәрелгәч, таҗвирус түгелме икән дип шикләнеп, табибка алып китәләр.
Диагноз куелгач, олы яшьтәге кешене аерым бүлмәгә урнаштыралар. “Барлык хезмәткәрләргә дә рәхмәт, янымнан китеп тормадылар, – ди әби. – Бик каты чир икән бу. Гомердә шулай авырганым булмады, операция ясатмадым. Бер атна дәваланып яту бик күп ул. Зинһар, өегездән чыгып йөрмәгез, сакланыгыз!” Оныкчыгы әбине коляскада өенә алып чыкканда медперсонал коридорда алкышлап озатып калган. Барысының да йөзендә – шат елмаю булган.
Оныкчыклары аны, дәвалау оешмасына барып кына кайтабыз, дип алып китә. “Клиникада ятармын дигән уй бөтенләй булмады”, – ди әби. Табиблар, мондый чир белән өйгә җибәрә алмыйбыз дип әйткәч, калырга ризалаша. “Ике көн хәлем бик авыр булды, аны сүз белән аңлата торган түгел, – ди ул. – Олыгаю, яшь үзенекен итә икән. Исән калуыма, терелүемә Аллага Тәгаләгә рәхмәт әйтәм”.
107 яшьлек әби дүрт бала үстергән, аның 11оныгы, 15 оныкчыгы бар. Тиздән бер оныгы бабай булырга җыена. Ире 1982 елда ук вафат булган. Оныкчыгы Мелих әйтүенчә, әби гел табигый азык белән тукланган. Ашауны үзе пешергән. Зәйтүн мае, җиләк-җимеш, яшелчә күп кулланган. Ул һәр иртәне атланмай, каймак, бал ашый, сөт эчә икән. Иң яраткан ризыкларының тагын берсе – пешкән бодай белән йогырт, баллы-татлыдан да баш тартмый. Беркайчан да холестерины, шикәре күтәрелмәгән, хәтере яхшы. Ул иртүк тора, намаз укый, Аллаһы Тәгаләгә шөкеранә кылып яши. Балалары, оныклары Хавахан әбине шулкадәр кайгырта. Аңа таҗвирусны җиңәргә яхшы иммунитеттан тыш, якыннарының һәрчак янында булуы, үзен кирәкле санавы да ярдәм иткән диләр.

 

 

 

Чыганак: Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X