Коронавирустан вафат булган Чаллы кешесен герметик капчыкка төреп табутта күмәчәкләр
Яңалыклар тасмасы

Коронавирустан вафат булган Чаллы кешесен герметик капчыкка төреп табутта күмәчәкләр

Табутка салыр алдыннан Чаллының коронавирустан вафат булган кешесенең мәетен герметик капчыкка төрәләр.

Мәетне юу Covid-19 таралуына бәйле рәвештә билгеләнгән барлык санитар-эпидемология таләпләрен үтәп башкарылачак. Бу хакта «Татар-информ»га үз чыганакларыннан билгеле булды.  

Чаллы кешесенең үлем сәбәпләрен ачыклау өчен, мазок алынган. «Татар-информ»га билгеле мәгълүматлар буенча, алынган мазок диагнозны раслаган. Җирләнер алдыннан мәетне юуны барлык санитар-эпидемология таләпләрен үтәп башкарачаклар. Табутка салыр алдыннан мәетне герметик капчыкка төрәләр.  

Ир-атны зиратта җирләячәкләр. Кабер вирусның таралу урыны була алмый, чөнки объекттан тыш инфекция берничә сәгатьтән соң яшәү сәләтен югалта. Җирләү урыны берничә көннән соң куркынычсызга әйләнә.   

Чыганак:Матбугат. ру

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев