Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Короновирус таралмасын өчен барлык шартлар да үтәлә

Татарстанда бу сайлауларда 2807 сайлау комиссиясе эшли. Алар бүген сәгать иртәнге 8 дә ишекләрен ачты.

Сайлау участокларында коронавирус инфекциясе таралмасын өчен барлык шартлар да тудырылган. Комиссия әгъзалары перчатка һәм битлек белән эшли. Барлык участоклар да дезинфекция чаралары белән тәэмин ителгән. Тавыш бирергә килүчеләргә дә, үзләрендә булмаган очракта, перчатка һәм битлек, каләм тәкъдим ителәчәк.

Республикада 2 млн 937 мең 257 сайлаучы исәпләнә. Шуларның 17 273 татарстанлы “Мобиль сайлаучы” хокукыннан файдаланган. Бүген һәм иртәгә, ягъни 11-12 сентябрь көннәрендә тавыш бирергә теләүчеләр сайлау участокларыннан читтә, ягъни махсус автобусларда да тавыш бирә ала. 13 сентябрьдә мондый мөмкинлек булмаячак. Әмма участокка килә алмаганнарның сайлау комиссиясе әгъзалары аларның өйләренә киләчәк. Моның өчен 13 сентябрь көнне сәгать 14.00 гә кадәр гариза бирү таләп ителә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев