Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кояш тотылуны күрми калмагыз

Бу ми­нут­лар­да ко­яш то­ты­лу кү­ре­не­шен кү­зә­тер­гә бу­ла. Ул 12.29 баш­лан­ды һәм 14.34тә тә­мам­ла­на­. КФУ­ның Фи­зи­ка ин­с­ти­ту­ты ас­т­ро­но­мия һәм кос­мик ге­о­де­зия ка­фед­ра­сы до­цен­ты Ро­ман Жуч­ков сүз­лә­ре­нә ка­ра­ган­да, Ка­зан­да аның 0,57 өлеш­чә фа­за­сы кү­зә­те­лә­чәк, ягъ­ни, Ко­яш дис­кы­ның яр­ты­сын­нан күб­рә­ген Ай кап­лый. Шу­ны да бил­ге­ләп узу ки­рәк: Та­тар­стан баш­ка­ла­сын­да ту­лы­сын­ча Ко­яш то­ты­лу 2061...

Бу ми­нут­лар­да ко­яш то­ты­лу кү­ре­не­шен кү­зә­тер­гә бу­ла. Ул 12.29 баш­лан­ды һәм 14.34тә тә­мам­ла­на­. КФУ­ның Фи­зи­ка ин­с­ти­ту­ты ас­т­ро­но­мия һәм кос­мик ге­о­де­зия ка­фед­ра­сы до­цен­ты Ро­ман Жуч­ков сүз­лә­ре­нә ка­ра­ган­да, Ка­зан­да аның 0,57 өлеш­чә фа­за­сы кү­зә­те­лә­чәк, ягъ­ни, Ко­яш дис­кы­ның яр­ты­сын­нан күб­рә­ген Ай кап­лый. Шу­ны да бил­ге­ләп узу ки­рәк: Та­тар­стан баш­ка­ла­сын­да ту­лы­сын­ча Ко­яш то­ты­лу 2061 ел­да гы­на кү­зә­те­лә­чәк, әм­ма аның өлеш­чә­сен кү­зә­тү дә бик кы­зык. Татарстанда мак­си­маль фа­за сә­гать 13.33тә бу­лыр дип кө­те­лә.

Ко­яш то­ты­лу кү­ре­не­шен як­ты­лык­тан сак­лау­чы мах­сус фильтр аша кү­зә­тер­гә мөм­кин. Аның бе­лән җи­һаз­лан­ды­рыл­ма­ган би­нокль яки те­лес­коп аша Ко­яш­ка ка­рар­га яра­мый.

Ә ме­нә ко­яш нур­ла­рын­нан сак­лый тор­ган га­дә­ти күз­лек­ләр кию фай­да­сыз, дип ас­сы­зык­лый Ро­ман Жуч­ков. Дө­рес сай­лап алын­ган ка­лын­лык­та­гы фильтр аша ко­яш ачык рә­веш­тә бил­ге­лә­неп тор­ган тү­гә­рәк бу­лып кү­ре­нә­, ко­яш то­ты­лу ва­кы­тын­да ул, то­ра-ба­ра, урак кы­я­фә­те­нә ке­рә­.

Бы­ел Ко­яш то­ты­Лу янә 13 сен­тябрь­дә бу­ла. Мәс­кәү ва­кы­ты бе­лән ул 10.41 сә­гать­тә булыр дип фа­раз­ла­на.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев