Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Күргәзмә ачылды

Шәһәрнең картиналар галереясында күргәзмә ачылды. Яңа иҗат юлына баскан яшьләр арасында үткәрелүче әлеге күргәзмә-бәйге быел милли сынлы сәнгатькә нигез салучы Бакый Урманче иҗаты һәм Мәдәният елына багышлана. Күргәзмәдә заманча сәнгатьнең төрле юнәлешләре буенча иҗат ителгән әсәрләр тәкъдим ителә. Рәсемнәр бер-берсеннән иҗат итү стиле, тематикасы, ысулы белән аерыла. Яшь рәссамнарның эшләре...

Шәһәрнең картиналар галереясында күргәзмә ачылды.

Яңа иҗат юлына баскан яшьләр арасында үткәрелүче әлеге күргәзмә-бәйге быел милли сынлы сәнгатькә нигез салучы Бакый Урманче иҗаты һәм Мәдәният елына багышлана. Күргәзмәдә заманча сәнгатьнең төрле юнәлешләре буенча иҗат ителгән әсәрләр тәкъдим ителә. Рәсемнәр бер-берсеннән иҗат итү стиле, тематикасы, ысулы белән аерыла. Яшь рәссамнарның эшләре төрле Россия һәм республикакүләм күргәзмәләрдә уңышка иреште. Экспозициядә 26 авторның 100 эше тәкъдим ителә.

Күргәзмә 24 августка кадәр эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев