Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кровать алган, ыштанга акчасы калмаганмы?..

Карантин вакытында өендә төзекләндерү эшләрен җәелдереп җибәргән җырчы осталар эшеннән бик канәгать калган, ди.

Филипп Киркоров карантиннан зыян күрә, күп акча югалта, диләр. Югалтмый икән шул. Җәелеп китеп акча туздыра әле ул. Әйтик, шушы көннәрдә генә улының ремонт ясалган бүлмәсенә 911 мең сумлык кровать алып куйган.

Бу хакта ул үзенең Instagram битендә мактанып ташлаган, 7 яшьлек улы Мартинның бүлмәсен төшергән видеороликны куйган.

Осталарны Филипп мактаган, рәхмәт белдергән. Анда кереп утырган зур, 911 000 сумлык кроватьне дә күрсәтергә онытмаган.

Моннан берникадәр алдарак Филипп өе буенча экскурсия ясап, үзенең эксклюзив киемнәрен сатуга куюын белдергән иде.

Коронавирус пандемиясе белән бәйле сәбәпләр аркасында музыкант үзенең яраткан джинсысын сатуга куюын белдерде.

Җәнлек сурәтләре төшерелгән бу ыштанны ул якынча ике миллионга сатып алган булган.

Тик инде пандемия килеп чыккач, башкача мондый кыйммәтле әйберләрне сатып алмаячагын белдерә.

Киркоров 21 млн(!) сумлык балахонын да күрсәтеп китә.

Тик аны сатарга җыенмый. “Романы “ җыры клибында нәкъ шуны киеп төшкән бит ул... Кеше күпме тырышкан, чыгымнар чыгарган. Ә сезнең арада күпләр ул клипны күрмәгәндер дә, ул гына түгел, күренүгә телевизорны сүндереп үк  куйгандыр, бәлки. Чөнки дин әдәбе, әхлак кануннарыннан ерак торган әйбер килеп чыккан. Сатмыйм, ди бит әле... Сезгә кирәкме ул? 

 

Автор : Тухватуллина Алсу

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: культура