Кул киптергечләр зыянлы
Яңалыклар тасмасы

Кул киптергечләр зыянлы

Җәмәгать бәдрәфләрендә урнаштырылган кул киптергечләрдә кешеләр сәламәтлегенә зарарлы бактерияләр “мыжгып” тора дигән фикердә Америка галимнәре. Алар тикшеренүләрен Applied and Environmental Microbiology журналында бастырып чыгарган.

Эксперимент барышында Коннектикут унверситеты микробиологлары савытларны өч төрле урыннарга: берничәсен – ачык һавага, берничәсен – кул киптергечләр астына, калганнарын талгын гына искән һава агымы астына куйганнар. Эксперимент нәтиҗәсендә нәкъ кул киптергечләр астына куелган савытларда бактерияләрнең күплеге ачыкланган. 

Кул киптергеч астындагы савытларда 18-60 колония бактерия җыелган. Вентилятор астындагы савытта - 5-12 колония. Ачык һавадагы савытта исә 1 колониядән азрак бактерияләр хасил булган. Бактерияләр составында Bacillus subtilis таякчыкларын тапканнар. Галимнәр алар җитдирәк бактерияләрне дә күчерергә мөмкин дип исәпли.

http://www.omet-rb.ru/41-d-nyada-nil-r-bar/7-kul-kiptergechl-r-zyyanly

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев