Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Күңел”радиосы ди-джейлары ат чабышына җыена

Бәйрәм Арча районында узачак.

9нчы сентябрьдә Арча районының Яңа Кырлай авылында Ат көне уза. Чарада 40, 80, 100, 120, 160 км дистанцияләргә чабышлар оештырыла. Бәйрәмдә татар, чиста һәм катнаш токымнар катнаша.  

Программада – бәйгеләр, күргәзмә, кинологлар чыгышы һәм ярминкә. Концертның алып баручылары – “Күңел”радиосы ди-джейлары Ришат Хаҗиев, Гөлинә Гусамова.

 Чаллыдан әлеге чарада Джесенда кушаматлы инглиз токымлы ат белән туризм буенча ТР чемпионы Динара Гарипова катнаша. Әлеге пар быел Ижау, Самара шәһәрләрендә, Сарман, Тукай районнарында үткәрелгән ярышларда җиңү яулады. 

Ат көнен 2015 нче елдан бирле ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ТР ат спорты Федерациясе, Министрлар кабинетның баш ветеринария идарәсе белән берлектә үткәрә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ат көне