Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Күп балалы гаиләләр Әгерҗе җирләреннән баш тарткан

Минзәлә районындагы участоклар иң популяр

Чаллыда күп балалы гаиләләрнең чираты узган елда 1097 берәмлеккә кимегән. Бу хакта бүген аппарат киңәшмәсендә җир һәм милек мөнәсәбәтләре идарәсе башлыгы Ленар Гыйззәтуллин хәбәр итте. 132 гаилә җир участогы бирү урынына акчалата түләү сайлаган, калганнары җир кишәрлекләре алган.
Хәзерге вакытта җир кишәрлекләре Татарстанның сигез районында бирелә. Әгерҗе районы күп санлы шикаятьләрдән соң программадан чыгарылган. Минзәлә районы күп балалы гаиләләр арасында иң популяр санала. Тукай районында узган ел 36 участок бирелгән, шуларның 32 се инде сайланган. Тагын 500 участок карала. «Якындагы елларда безгә 5 003 кишәрлек бирергә кирәк - бу беренче бурыч. Кышкы чорда җир участокларын карарга кирәк.  2026 елда бу сан 2025 елдагыдан ким булмасын, ә бәлки ике тапкырга күбрәк тә булсын, алдагы елларда бу мәсьәләне көн тәртибеннән төшерергә кирәк», - дип билгеләде шәһәр мэры Наил Мәһдиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев