Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Күпбалалы гаиләләргә тагын 3 районнан җир бүлеп биреләчәк

Башкарма комитет җитәкчесе участокларны карап кайтты.

Чаллының күпбалалы гаиләләренә Тукай, Сарман, Зәй районнарыннан да җир бүлеп биреләчәк. Бу хакта башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Сәлахов үзе хәбәр итте. Ул районнарга чыгып, участокларны карап йөри. Тукай районыннан 40 участок, Сарманнан – 142, Зәйдән 192 җир кишәрлеге биреләчәк. Бөтен участоклар да туры, төзелеш өчен яхшы җирдә урнашкан, ди Фәрид Сәлахов. Хәзерге вакытта межалау эшләрен башлап җибәрү планлаштырыла.

Исегезгә төшерәбез, ике атна элек Фәрид Сәлахов Әгерҗе, Менделеевск районнарына да чыкты. Анда да гаиләләргә участоклар әзерләнә. Әгерҗе районында – 450, Менделеевск районында 178 җир бүлеп биреләчәк. Авыл исемнәрен монда язган идек. 

Бүгенге көндә Чаллыда җир алу өчен 6 меңнән артык кеше чиратта тора. Аларга кимендә 900 га җир кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев