Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Күпбалалы гаиләләргә Тукай районыннан җир бүлеп бирәчәкләр

Чиратта 6 меңнән артык кеше тора.

Тукай районы Чаллы күпбалалы гаиләләренә 52,3 гектар җир бүлеп бирәчәк. Ике як арасында килешү төзелгән. Бу хакта ТР прокуроры Альберт Суяргулов республика массакүләм мәгълүмат чаралары редакторларына биргән интервьюсында хәбәр итте. 

Казан, Әлмәт һәм Чаллыда күпбалалы гаиләләр өчен җир юк, ди прокурор. Июнь аенда гаиләләргә башка районнардан җир бирү турында ТР Җир кодексына төзәтмәләр кертелгән. Бүгенге көндә Татарстан буенча 30 меңнән артык гаилә җир алуга чиратта тора. Чаллыда аларның саны – 6 меңнән артык. 

«Казан һәм Әлмәттә дә күрше районнардан җир бүлеп бирү өстендә эшлиләр. Бүгенге көндә 3 меңнән артык участок бар. Быел 1442ен гаиләләргә бүлеп бирергә ниятлибез», – диде прокурор Альберт Суяргулов. 

Прокурор җир урынына сертификатлар тапшыру практикасын өйрәнүләрен дә әйтте. 

«Чиратта 30 меңнән артык гаилә. Аңлыйсызмы? Әгәр дә ел да 1400шәр гаиләгә җир бирсәк, бу эш дистәләгән елларга сузылачак. Министрлар кабинеты бу проблеманы хәл итәр дип ышанам. Без ситуацияне контрольдә тотабыз», – диде ул. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев