Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Күренекле артист театрдан китә

«Хәзер миндә шик һәм курку хисе көчле...» – ди ул.

«Мастеровые» рус драма театрының әйдәп баручы артистларының берсе – Алексей Ухов тамашачыларына күңелсез хәбәр җиткерде. Ул театрдан китәргә карар кылган.

– Миңа биредә кысан була башлады. Театр сәясәте белән фикерләрем туры килми башлады. Театрда иҗади һәм рухи климат үзгәрде. Иҗади лидер югалды. Тагын бик күп килешмәгән әйберләр бар. Бу хәлдән чыгуның бердәнбер юл – китү. Театрдан кая барасымны белмичә китү өчен бу сезонда кыюлык һәм ышаныч  тупладым. Хәзер миндә шик һәм курку хисе көчле, шул ук вакытта илһам һәм азарт бар. Миңа 30 яшь. Тормыш башлана гына», – дип язган ул үзенең социаль челтәрендә.

Алексей Ухов – Казан театраль училищесын тәмамлап, «Драма театры артисты» белгечлеге алды. Театрда 9 ел эшләү дәверендә берсеннән-берсе уңышлы образлар тудырды. «Дикарь» спектаклендә баш роль белән башланган иҗат юлында 30лап спектакльдә уйнады. Ул тамашачыларның яраткан артистлары исемлегендә. 

Фото: «Мастеровые» театрыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабан туе артистлар концерт тамаша шоу мастеровые театр мәдәният