Күршесен үтергән Чаллы кешесе ирегеннән мәхрүм ителә
Яңалыклар тасмасы

Күршесен үтергән Чаллы кешесе ирегеннән мәхрүм ителә

Суд шундый карар чыгарды.

Чаллы шәһәр суды ЗЯБ бистәсендә күршесен кыйнап үтергән кешегә карата хөкем карары чыгарды. 
Фаҗига узган елның көзендә килеп чыкты. Ир-ат көчле музыка яңгыраткан күрешесенә тавышны киметергә киңәш иткән. Моңа җавап итеп опоненты пычак алып күршесенә кадый.  Күршесе урында вафат була. 
Чаллы суды ир-атны гаепле дип тапты һәм 13 елга катгый режимдагы колониягә җибәрү турында хөкем чыгарды.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Чаллы суды

Нет комментариев