Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Кызлар күңелен күрәм дип, штрафка тартылды

Чаллы егетен инспекторлар тотты.

Машина тәрәзәсеннән яртылаш кызлар чыккан, автомобиль төнге проспект буйлап элдерә… Әлеге видео социаль челтәрләрдә бик күп караулар җыйды. Инспекторлар да игътибар итмичә калмады. Башкалар сыман «лайк» куеп тормадылар, штраф салдылар. Машина йөртүче – 20 яшьлек егет. Пассажирларына куркынычсызлык каешларын эләктертмәү һәм аларны йөртүдә кагыйдәләрне бозу буенча административ материаллар төзелде.

Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрнең мондый гамәлләре беренче чиратта гражданнарның тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркыныч тудыра дип кисәтә һәм һәммәсен юл йөрү кагыйдәләрен тиешенчә үтәргә чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев