Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Көз һәм кыш өчен иң кирәкле витаминнар нинди?

Витаминнарның дару формасына игътибар итәргә кирәк. Аларны бер-ике ай ашаган вакытта көненә бер-ике тапкыр эчегез.

А витамины (ретинол, каротин) көчле антиоксидант булып тора, тән тиресе өчен җавап бирә, күзнең күрү сәләтен яхшырта. Бу витамин кишер, сыер бавыры, тәрәч балыгы (треска) бавырында бар.

С витамины (аскорбин кислотасы) организмның инфекцияләргә каршы торучанлыгын арттыра. Аның өчен сырганак, кара карлыган, баллы кызыл борыч ашарга кирәк.

Д витамины (холекальциферол) сөяк-мускул тукымасын ныгыта (скумбрия, тәрәч, сөмбаш (семга) бавыры).

Е витамины (токоферол) тән тиресе картаю процессын акрынайта, ялкынсынуны бетерә (көнбгыш мае, миндаль, фундук).

B6 витамины (пиридоксин) нерв системасы эшчәнлеген көйли, стресска каршы торучанлыкны арттыра (фисташка, сарымсак, әстерхан чикләвеге).

Көзге чорда витминнарның дару формасына игътибар итәргә кирәк. Аларны бер-ике ай ашаган вакытта көненә бер-ике тапкыр эчегез.

http://shahrikazan.ru/

Фото freepik.com сайтыннан алынды

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев