«Көзге каникуллар» дип исемләнгән чара уза
Яңалыклар тасмасы

«Көзге каникуллар» дип исемләнгән чара уза

7 ноябрьгә кадәр республикада «Көзге каникуллар» дип исемләнгән чара уза. Ул балалар арасында юл-транспорт һәлакәтен профилактикалау максатыннан оештырыла.

Кызганыч, юллардагы фаҗигаләрдә балалар зыян күрә.
2021 елның 9 аенда Чаллыда 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 80 юл-транспорт һәлакәте булган. Нәтиҗәдә бер бала вафат булган, 83е төрле дәрәҗәдә җәрәхәтләр алган. 47 һәлакәттә балалар җәяүле булган, аларның 25е кагыйдәләрне бозган. 22 бала пассажир вазыйфасында зыян күргән, чөнки алар транспортта таләпләрне бозып йөртелгән. 
Айлык кысаларында юлда йөрү кагыйдәләрен бозучы балалар да игътибардан читтә калмаячаклар. Аның турыда мәгълүмат мәктәпләргә җибәреләчәк. 

 

Фото: ВКонтакте

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


юл хәрәкәте иминлеге

Нет комментариев